news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Зиннур Мансуров: "Һәйкәл булып Тукай кайтты!"

Бүген һәйкәл ачылу - кардәш халкыбызның уртак Тукаебызга хөрмәт күрсәтүнең иң югары баскычы, диде ул.

Шагыйрь Зиннур Мансуров: "Һәйкәл булып Тукай кайтты!"
архив/Рамиль Гали

(Уфа, 18 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куюны бүгенге көндә аңа хөрмәт күрсәтүнең иң югары баскычы дип атады. "Һәйкәл булып Тукай кайтты", - диде ул Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында үткән чарада.

"17 апрель көнне 1912 елда Габдулла Тукай Уфага килгән. Ул кымыз эчеп дәваланырга уйлаган, ләкин әле кымыз сезоны башланмаган булган. Шулай булса да, ул “Сабах” ширкәтендәге бер бүлмәдә яшәгән, Мәҗит Гафури белән очрашкан. Шуннан соң Петербургка китеп барган. Тукай китеп баргач, Мәҗит Гафури, бик уфтанып кына, әйткән: "Килде бөек кардәшебез, ә без аңа хөрмәт тә күрсәтә алмадык, очрашулар да оештыра алмадык, гәзитләрдә дә хәбәрләрне юньләп бирә алмадык" дигән", - дип искә алды Зиннур Мансуров.

"Бүген һәйкәл ачылу - кардәш халкыбызның уртак Тукаебызга хөрмәт күрсәтүнең иң югары баскычы. Һәйкәл булып Тукай кайтты, Аллага шөкер", - диде шагыйрь.

Зиннур Мансуров киләчәктә дә тактик һәм стратегик бурычларны, киләчәк буын алдында йөз кызармаслык гамәлләрне эшләп калырга тиешбез, диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100