news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Зиннур Мансуров: Татар һәм башкорт көчләрен бергә тупламаса, зур хата кылачаклар

Глобальләшү шартларында татар белән башкорт зирәклегеннән файдаланырга кирәк, ди ул.

Шагыйрь Зиннур Мансуров: Татар һәм башкорт көчләрен бергә тупламаса, зур хата кылачаклар
Владимир Васильев

(Уфа, 17 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров татар һәм башкорт халыкларын табигый зирәклектән файдаланып, бер-берсен яклап яши башларга өндәде. Бу киңәшен ул бүген Башкортстан Язучылар берлегендә үткән түгәрәк өстәлдә җиткерде. Чара Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында оештырылды.

Зиннур Мансуров провокацияләргә бирешмәскә чакырды. "Татар белән башкорт бер ананың карынында яралган игезәк балалар кебек. Әлбәттә, без икебез дә ике милләт, икебез дә ике этнос. Ләкин безнең бит охшашлыклар биниһая. Безнең белән дә кайвакыт, бармак белән генә санарлык аерымлыкларны төртеп күрсәтеп, төрле хәлләр маташтырып карадылар. Ләкин без глобальләшү шартларында халыкларыбызның зирәклеген файдаланып калырга тиешбез", - диде шагыйрь.

Без алдагы елларда зирәклекне файдаланмасак, көчне бергә тупламасак, бик зур хата кылган булачакбыз. Бүгенге катлаулы дөньяда без бер-беребезне яклап кына исән булырга мөмкин, дип саный Мансуров.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100