news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь, журналист Рәфыйк Юнысов “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды

Казан Кремлендә бүләкне Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Шагыйрь, журналист Рәфыйк Юнысов “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Шагыйрь, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Казан утлары” журналы редакциясенең бүлек мөхәррире булып эшләгән Рәфыйк Юнысов “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

  • Бүген дәүләт бүләген рәвештә Казан Кремлендә тантаналы рәвештә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Рәфыйк Юнысов “Татар-информ” хәбәрчесенә хезмәт юлы 1969 елда башланганын әйтте. “Татарстан яшьләре”ндә эшли башладым, китап нәшриятында, “Идел”дә, 13 еллап “Казан утлары” журналында эшләдем. Быел мартта 75 яшь тулгач эштән киттем. Бүләк өчен рәхмәт, күңелле булды. Бирәләр икән – алам, бирмиләр икән - бирмиләр”, - диде.

Рәфыйк Юнысов 1992 елда референдумда эшләгән елларын искә төшерде.

“Анда “Вечерняя Казань”, Мәскәү газеталары да бик каты эшләделәр. Теманы ычкындырмау тоела иде аларда. Татар журналистларында битарафлык сизелде. Элек күңелләрен биреп, мөстәкыйль, халыкка кирәк дип табигый эшләгәннәр. Ә монда куштылар – эшлим, кушмадылар – эшләмим кебек. Бер ай матбугатта сынау, тикшерү булды”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100