Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова балалар үстерүче әниләргә шигырьләр язарга киңәш итә
Шагыйрә фикеренчә, бүгенге көндә балалар өчен язучылар җитми.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова бүгенге көндә балалар өчен язучылар җитми дип саный.
«Кызганыч, балалар өчен язучылар аз. Бу бик абруйлы эш түгел дип саныйлардыр. Балалар өчен шигырь язып акча эшләп буламы? Аның китабын чыгарып акча эшләп буламы? Роман язсаң, гонорарын да өеп бирәләр… Шуңа күрә балалар язучылары аз», — диде ул «Интертат»ка.
Йолдыз Шәрәпова балалар тәрбияләүче әниләргә шигырьләр язарга тәкъдим итте.
«Бүгенге көндә балалар үстерүче әниләргә балалар өчен язарга киңәш итәр идем. Шулай балаларыңны да тәрбиялисең. Минем шикелле. Мин балалар тәрбияләү өчен язарга тотындым бит. Бер генә бала да алай ит, болай ит дигәнне яратмый. Ә шуны шигырьгә төреп бирсәң, сизми дә кала ул аны. Шулай иткәндә, әниләр бер атуда ике куянны тота ала», — диде язучы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз