news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Сания Әхмәтҗановага Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе тапшырылды

Быел Сания Әхмәтҗанованың юбилей елы һәм аның юбилей кичәсе Татарстан язучылар берлегең Тукай клубында үткәрелгән иде.

Шагыйрә Сания Әхмәтҗановага Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе тапшырылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының редакторы, танылган шагыйрә һәм журналист Сания Әхмәтҗанова нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.

Сания Әхмәтҗановага бу бүләкне Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Татарстан мәдният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды.

Искәртеп үтәбез, быел Сания Әхмәтҗанованың юбилей елы һәм аның юбилей кичәсе Татарстан язучылар берлегең Тукай клубында үткәрелгән иде.

Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә бара. 

Белешмә: Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган "Мәгариф"тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова - "Оч иреккә, җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. 2009 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Сания Әхмәтҗанова - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100