news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: Халыкның гади авторларны укуы социаль вазгыятькә бәйле

Профессиональ язучыларның әсәрләрен аңлау катлаулырак, ди Сания Әхмәтҗанова.

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: Халыкның гади авторларны укуы социаль вазгыятькә бәйле
Расих Фәсхетдинов

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова фикеренчә, укучының гади, киң җәмәгатьчелеккә танылмаган авторларның әсәрләренә өстенлек бирүе бүгенге вазгыятькә бәйле.

«Кешенең бүгенге көндә үзе кебек гади, халыктан чыккан шагыйрьләргә игътибар бирүе социаль вазгыятькә бәйле. Профессиональ союзларда тормаган язучылар үзләре кичергән хәлләрне яза. Эчтәлеге гади булган әсәрләрне уку якынрактыр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, профессиональ шагыйрь язган әсәрләрне кайчакта аңлау кыенрак. «Профессиональ әсәрләрне уку көч тә таләп итә. Кайчакта аларны аңлар өчен сүзлекләр дә кирәк. Әзерлек кирәк. Гади авторларга килгәндә, хәзер һәркемгә шигырь язу, һәм аны тарату өчен мөмкинлекләр күп», — диде ул. 

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак «Мәгариф» журналында бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара.

Сания Әхмәтҗанова — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, матбугат ветераны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100