Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шагыйрь Роберт Миңнуллин: Уфада Тукайга һәйкәл ачылу - минем өчен иң кадерлесе
Ул безнең өчен гади һәйкәл генә түгел, диде Татарстанның халык шагыйре.
(Уфа, 18 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Роберт Миңнуллин Уфада бөек татар шагыйренә һәйкәл ачылуны татар халкы өчен дә, башкортлар өчен дә күптән көтелгән мөһим чара булуын әйтте. "Уфада Тукайга һәйкәл ачылу - минем өчен иң кадерлесе", - диде ул "Татар-информ"га.
Роберт Миңнуллин Уфада Тукайга һәйкәл кую турындагы сөйләшү күп еллар элек башланганын әйтте.
Тукайга һәйкәл сорап, Башкортстан язучылары мәкаләләр, республика зыялылары Башкортстан башлыгына зур хат язды, мин дә мәкалә яздым. Еллар узды, һәйкәлнең кайда булырга тиешлеге дә кабул ителгән иде. Əмма кайбер татар иҗтимагый оешмаларының үзара килешмәүләре аркасында, "һәйкәлне монда куярга кирәк, тегендә куярга кирәк, ул мондый булырга тиеш, тегенди булырга тиеш" дип, сузылды.
Мин шушы һәйкәлне ачуда катнашуыма бик шат. Ул безнең өчен гади һәйкәл генә түгел. Ул безне берләштерә, чөнки Тукай ул башкорт халкының да милли шагыйре. Алар аны үзләре дә әйтә, Мостай ага Кәрим дә әйтте", - дип билгеләп үтте Роберт Миңнуллин.
- Сигез метр биеклектәге һәйкәл бүген ачылды. Ул Уфадагы "Нур" татар дәүләт театры каршындагы мәйданга урнаштырылды. Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз