news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Рифат Җамалга юбилей кичәсендә Мәскәү вәкиллегенең Тукай медале тапшырылды

Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе узды.

Шагыйрь Рифат Җамалга юбилей кичәсендә Мәскәү вәкиллегенең Тукай медале тапшырылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Язучылар Берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, галим Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе узды.

Кичә башлануга ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовтан юбилярга чәчәкләр бирелде.

Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Рифат Җамалга медаль тапшырды. «Бу — Габдулла Тукай медале. Аны безнең Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллек чыгарган», — диде ул.

Шулай ук Татарстан мәдәният министрының урынбасары Дамир Нотфуллин да үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков татар дөньясының иң зур бүләге дип тәкъдим итеп Бөтендөнья татар конгрессының медален һәм истәлекле бүләк итеп Бөтендөнья татар конгрессының кул сәгатен юбилярга тапшырды.

Кичәдә Алмаз Хәмзин, Мирсәет Сөнгатуллин, Рамил Миндияр, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фәрит Мирзануров, Илдус Әхмәтҗанов, Тинчурин театры артистлары — Гөлназ Нәүмәтова, Илфак Хафизов һәм Арча ягы сәхнә йолдызлары чыгыш ясады.

Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100