news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Рифат Җамал Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде

Рифат Җамал Берлектә оештыру эшләре белән шөгыльләнәчәк.

Шагыйрь Рифат Җамал Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрь Рифат Җамал Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

«Ркаил тәкъдим иткәч ризалаштым. Кешеләр бу яшьтә ялга киткәндә, мин эшли башладым. Язмышың шундый булгач, нишлисең инде?! Икенче атна эштә», — диде Рифат Җамал «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рифат Җамал үзенең оештыру эшләре буенча урынбасар булуын әйтте.

Ул инде икенче срокка Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайланган иде.

  • Рифат Җамал — шагыйрь, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы.
  • Рифат Җамал улы Корбанов — ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. 1999–2003 елларда Казан ветеринария институты ректоры. 1951 елда Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында туган.
  • Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм берлекнең яңа идарәсе быел 3 мартта сайланды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100