news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Ренат Харис Фатыйх Кәримгә тиешле дәрәҗәдә ихтирамыбыз җитми дип саный

Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең 110 еллыгы хөрмәтенә Фатыйх Кәримне искә алырга Казанның Миславский урамында урнашкан 8нче йорт янына җыелды.

Шагыйрь Ренат Харис Фатыйх Кәримгә тиешле дәрәҗәдә ихтирамыбыз җитми дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Фатыйх Кәрим дәрәҗәсендәге шагыйрьне искә алу өчен бер мемориаль такта гына аз дип саный. Бу хакта ул патриот шагыйрьне искә алу чарасында ясалган чыгышында әйтте.

  • Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең 110 еллыгы хөрмәтенә Фатыйх Кәримне искә алырга Казанның Миславский урамында урнашкан 8нче йорт янына җыелды. Шагыйрь фронтка киткән шушы йорт диварына мемориаль такта куелган.

“Бу мемориаль тактаны кую өчен без бик күп көч сарыф иттек һәм куйдыру бәхетенә ирештек. Хәзер кечкенә генә булса да чәчәкләр куяр урыныбыз бар”, - диде ул.

“Аның озак яшәгән урынында – Кремль урамының Чернояр пассажында – Һади Такташка, Гадел Кутуйга, Фатыйх Кәримгә мемориаль такталар булган, аларны алганнар. Бүгенге көнгә кадәр аны куйдырып булмый, - дип дәвам итте Ренат Харис. – Ә бит аның сурәте теләсә кайсы шәһәрнең теләсә кайсы урамын бизи алырлык”.

Ренат Харис Фатыйх Кәримнең Калининградта зурлануын, мемориаллар төзелүен искәртеп үтте һәм “без ихтирамыбызны тиешле дәрәҗәдә биреп җиткермәдек”, - дип борчылуын белдерде.

Искә алу чарасын оештыру инициативасы белән чыгучыларның берсе булган Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Фатыйх Кәримнең туган көнен татар әдәбиятының бәйрәме, әдәби фидакарьлек бәйрәме дип атады. Ул язучыларны һәм җәмәгатьчелекне Фатыйх Кәримнең 110 еллыгы белән котлады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100