news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Наилә Ахунованың театр елына багышланган хайку шигырьләр җыентыгы чыккан

Өч юллыклар киң даирә укучылары өчен тәкъдим ителгән.

Шагыйрә Наилә Ахунованың театр елына багышланган хайку шигырьләр җыентыгы чыккан
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Гариф Ахуновның кызы – шагыйрә Наилә Ахунованың “Тень кошки” дип исемләнгән яңа җыентыгы дөнья күргән. Япон стилендә язылган өч юллыклар театр елына багышланган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ул үзе хәбәр итте.

“Соңгы елларда мин хайку стилендә иҗат итәм. Халыкара хайку конкурсында Мәскәүдә һәм Акита шәһәрләрендә лауреат булдым. Бу бик кызык килеп чыга бит: мин – татар, япон стилендә русча шигырьләр язам”, - диде Наилә Ахунова.

Китапның әдәби мөхәррире – шагыйрәнең ире, балалар шагыйре, тәрҗемәче һәм автор-башкаручы Борис Вайнер.

Шагыйрә хайку стилендә язучы осталар Татарстанда үзләрен күрсәтә башлады дип әйтте. “Аларны без шартлыча “хайдиннар” дип йөртәбез. Хәзерге заманда күләмле һәм шул ук вакытта кыска язу бик мөһим”, - диде ул.

“1960 елларда бер ташкын булып хайку стилендә иҗат итүче Равил Фәйзуллин, Ренат Харислар килде. Хәзер исә татар телендә чиста хайку стилендә язучы юк, әмма булыр дип ышанам. Чөнки хәзер шигърият “смс” стиленә тартым, гел кыскара бара”, - дип аңлатты шагыйрә.

Наилә Ахунова сүзләренчә, аның башлангыч лирикасын һәм хәзерге хайкусын Әхмәт Әйди, Индус Сирматов, Нияз Акмал, Шамил Маннапов, Нәҗибә Сафина кебек тәрҗемәчеләр татар телендә тәрҗемә иткән. “Тәрҗемәләр хәтта икенче сыйныф дәреслегенә дә керде”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100