news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Әмир Мәхмүдов вафат

Мәрхүм белән хушлашу бүген 16.00 сәгатьтә Татарстан урамы 7нче йорт адресы буенча булачак.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Шагыйрь, филология фәннәре докторы Әмир Гөбәй улы Мәхмүтов вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Әмир Мәхмүтов 1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туган. Урта мәктәптән соң Бөре педагогика институтын, Мәскәүнең Н.К.Крупская исемендәге педагогика институтының эстетика кафедрасы аспирантурасын тәмамлый. Казан дәүләт педагогика институты доценты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Тарих институтында хезмәт итә. Шигърияткә 60 нчы елларда килә.

Мәрхүм белән хушлашу бүген, 21 майда, 16.00 сәгатьтә Казан, Татарстан урамы 7нче йорт (1нче подъезд) адресы буенча булачак.

Шагыйрьне туган авылы Габдрәшиткә алып кайтып җирләячәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100