Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шагыйрә Җәмилә Әхтәмова: "Синең русча сөйләшүең башың әйбәт эшли дигән сүз түгел"
Үзебез татар булып татар теленә өйрәнмәү зур гөнаһ, дип саный шагыйрә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). "Кайбер ата–аналар балаларының татар телен үзләштерүен теләми. Имеш, югары уку йортларында белем алуы авыр була. Тик синең русча сөйләшүең башың яхшы эшли дигән сүз түгел бит. Сезнең телләрегезнең төрле булуы күкләрнең төзелүе кебек үк зур могҗиза. Без бу могҗизаны сакларга тиеш. Аны сакламау галәмне җимерүгә тиң. Үзебез татар булып татар теленә өйрәнмәү зур гөнаһ, минемчә". Бу сүзләрне узган атнада Арча педагогия көллияте укучылары белән очрашуда шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Җәмилә Әхтәмова әйтте, дип хәбәр итә "Арча хәбәрләре".
Көллият укучыларына биргән дәресен шагыйрә Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышлады. Анализ өчен әдипнең “Без 41нче ел балалары” әсәре сайланды. Моны Җәмилә Әхтәмова "Мөхәммәт Мәһдиев бу әсәрендә укытучы образларын җепкә тезгән сәйлән кебек тезеп бара”, - дип аңлатты.
"Тик язучылар сүрәтләгән образлар белән генә эш тукталмый. Сез укытучы булып мәктәпкә баргач, әлеге авторлар тудырган образлардан да яхшырак укытучы булырга тиеш. Ә моның өчен үзегезгә ныклы белем алырга кирәк. Губканы күз алдына китерегез әле. Ул күпме кирәк, шуның кадәр суны үзенә җыямы? Сез дә шуның кадәр белемне үзегезгә җыегыз, аннан бөтенесен укучыларыгызга сыгып чыгарыгыз. Укучылар дәрестән теманы тулысынча аңлап чыгып китәргә тиеш. Берәрсе аңламый икән, укытучы буларак сезгә икеле", – диде Җәмилә Әхтәмова.
"Мин Мөхәммәт Мәһдиевнең укучысы. Ул искиткеч укытучы, галим иде, студентларны күрә, аңлата белде. Сездән дә бик яхшы укытучылар чыгар, ышанам. Тик шуны онытмагыз: һәр эшкә алынганда беренче чиратта теләк, аннан тәртип һәм тырышлык кирәк", – диде шагыйрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз