news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин вафат

Ул чын шагыйрь, үткер сүзле журналист, тирән фикерле, ихлас кеше иде, диелә кайгынамәдә.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин вафат. Бу хакта Башкортстанның "Кызыл таң" газетасы сайтында хәбәр ителә.

Рим Идиятуллин 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган.

Әтисе Зиннәтулла Еникеев сугышка кадәр Кушнаренко районы мәктәпләрендә укыта, 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә, колхозда көн-төн эшләп, сабыйларын аякка бастырырга тырыша. Төпчек малае Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, 7 еллык мәктәп тәмамлый, Уфага килә һәм 15нче татар мәктәбенә (элекке “Галия” мәдрәсәсе) укырга керә. Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли. Китап укырга һәвәс малай мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Уфага күчкәч, аларны төрле басмаларга җибәрә.

Заводта эшләгәндә “Кызыл таң” редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев, шул елларда аңа фатихасын биреп, бер шәлкем шигырьләрен “Кызыл таң”да бастырып чыгара.

Башкортстан дәүләт университетытының филология факультетының татар-рус бүлегендә укый, 1965 елда “Кызыл таң” гәзетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына.

1987-92 елларда “Һәнәк” журналында эшли. Аннары кабат “Кызыл таң”га кайтып, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкарып, 2000 елда лаеклы ялга чыга.

Рим Идиятуллинның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан гәзета-журналларында чыгып килде. Ул - татар һәм башкорт телләрендә чыккан биш китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тирән фикерле, нечкә хисле шагыйрь, хөрмәтле өлкән хезмәттәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә сакланыр. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, диелә кайгынамәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100