news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә һәм язучы Фәйрүзә Мөслимова вафат

Шагыйрәнең гомере коронавирустан өзелгән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова вафат. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.

«Бүген иртүк кайгылы хәбәр килде: иртәнге 3 тулып 10 минутта РКБда язучы һәм шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың ковидтан гомере өзелде…

Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз», диелгән хәбәрдә.


Фәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Ана ягыннан әбисе Әминә Шаһиарслан мулланың кызы була. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул «Әллүки» әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.

Университетны тәмамлагач, яшь журналист «Яшь Ленинчы» (хәзерге «Сабантуй газетасы») газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта, «Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә җиң сызганып эшли башлый.

2016 елга кадәр «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе. Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы.

Китаплары: Бер тауда ун чишмә (коллектив җыентык), Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел; Ярату яралары, Татарстан китап нәшрияты, 2001 ел; Апрель кары, Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел; Алтын йозак, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100