news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова кияүгә чыкты

Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, Лилия Сәләхетдинова актив тормыш белән яши.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче шагыйрә Лилия Сәләхетдинова Ришат Тимергалиевка кияүгә чыкты. «Ярдәм» мәчетенең (тантаналы вакыйга шунда үткәрелгән) Instagram социаль челтәрендәге профилендә шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

«Бүген «Ярдәм» мәчетендә шатлыклы вакыйга булды, тагын бер яңа гаилә барлыкка килде. Бер-берегезнең кадерен белегез, бергә үткәргән һәр көнегез шатлыклы вакыйгалар һәм җылылык белән тулсын», - диелә фотолар янындагы язмада.

Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, Лилия Сәләхетдинова актив тормыш белән яши. Ул «Ярдәм» дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенең тәрбия эшләре буенча вице-президенты урынбасары да булып эшли.

Лилия Сәләхетдинова «Бер-беребезгә ярдәм итик» проектына кураторлык итә. 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

В нашей мечети "Ярдэм" сегодня прошло радостное событие, появилась ещё одна новая семья! Дорогие наши сотрудники Лилия @liliyasalah и Ришат @rishattimergal , весь коллектив мечети и фонда "Ярдэм" поздравляет вас с таким знаменательным днём! Пусть в вашей семье будет царить любовь, понимание, уважение! Цените друг друга и пусть каждый вместе прожитый день будет наполнен радостными событиями и теплотой ! Счастье вашей семье! #никах#никахвмечетиярдэм#счастьямолодым#фондярдэм#новаясемья#мечетьярдэм

Публикация от Мечеть "Ярдэм" (@mechet_yardem_official)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100