Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина "Кайту" китабын тәкъдим итә
Тәкъдим итү кичәсе Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы кибетендә узачак.
(Казан, 22 март, “Татар-информ” Назлыгөл Мәсәлимова). 23 мартта Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы кибетендә шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның” Кайту” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булачак.
Шагыйрә “Кайту” китабында мәхәббәт, нәфрәт, фәлсәфи-лирик шигырьләре урын алуын әйтте. “Шигырь язганда кемнедер кабатларга тырышмыйм. Үз стилемне тормыш тәҗрибәсен туплап булдырдым, дип саныйм. Әлбәттә, шигърият өлкәсенә яңалык кертү авыр. Кешеләрдә хис-кичерешләр яңа булмый, ләкин шигырьгә шул хисләрне үзгә, яңа итеп салу - була. Элегрәк яшьлек романтикасы белән сугарылган, гыйсьянчылык рухында язган булсам, хәзер күбрәк фәлсәфи, салмак шигырьләр иҗат итәм", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Лилия Гыйбадуллина иҗатын яратучыларга “Кайту” китабын оту мөмкинлеге булачак. Моның өчен утырышта шагыйрә биргән сорауга җавап бирергә кирәк.
Шагыйрә белән очрашу 23 мартта 14 00 сәгатьтә Бауман урамы 29/11 йортта булачак.
Лилия Гыйбадуллина 1987 елда Актаныш районы Такталачык авылында туган. 2010 елда нәшер ителгән “Мин Бәхетне күрәм” исемле китап авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз