news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Лиана Әмирханованың “Китап яратучы малай” басмасы дөнья күрде

Шагыйрә шигырьләр өчен тема һәм илһам чыгынагының улы булуын әйтте, автор әлеге китабын да аңа багышлаган

 (Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татарстан китап нәшриятында Лиана Әмирханованың балалар өчен шигырьләре тупланган “Китап яратучы малай” китабы басылып чыкты.

“Уенчык яратучы малайлар күп, курчак яратучы кызлар күп. Кайбер балалар компьютер, планшетларга мөкиббән хәзер. Телевизор, кәнфит яратучылары шактый... Ә менә китап яратучы малайны күргәнегез бармы икән? Яшьтәшләре заман технологияләре белән шашканда, ул китап уку белән мавыга. Көне-төне шулар арасында маташа. Китап аңа уенчык та, компьютер да... Әле алай гына түгел, ул әтисен, әнисен, дәү әнисен һаман, китап кибетенә алып барыгыз, дип йөдәтә”, - диелә китапның аннотациясендә.

Лиана Әмирханова 1980 елгы, Казанда туып үскән. Беренче уңышы дип ул ун яшендә “Салават күпере” журналы уздырган “Пескәй” конкурсында җиңүен саный.

Лиана Әмирханованың беренче китабы – “Әниемә сыенам” 1996 елда басылып чыга. Аннан соң аның “Чулпы җыры”, “Мин дә үскәч”, “Универсиада китабы” җыентыклары дөнья күрә. 2500 экземпляр белән чыккан “Китап яратучы малай” – авторның 5 нче китабы.

Лиана Әмирханова бу китаптагы шигырьләре өчен тема һәм илһам чыгынагының улы булуын әйтте, автор китабын да аңа багышлаган.

Л.Әмирханова үзенең бүгенге татар балалар әдәбиятына уңай бәя бирә. “Тукайдан алып бүгенге көн иҗатчыларыбыз да балаларыбыз рәхәтләнеп укый торган әсәрләр иҗат итә. Балалар өчен иҗат итүче авторлар күп бездә. Тәнкыйтьне тәнкыйтьчеләр әйтер. Ешрак татар китаплары кибетенә керергә кирәк, бигрәк тә балаларыбыз белән. Ләкин һәр кибеттә дә татар китапларын табуы кыен, алар һәр кибеттә дә сатылсын иде”, - диде автор.

Лиана Әмирханованың шигырьләренә язылган утызлап җыр бар. Шагыйрә үзенең әсәрләрен Ислам Сафин, Марс Кәшипов, Ганс Сафиуллин, Мәсгут Имашев кебек композиторлар үз итүен әйтте. “Чулпы җыры” җыентыгына авторның шигырьләренә язылган көйләр ноталары белән бирелгән. Бу китап музыка мәктәпләре өчен атап чыгарылган. “Чулпы җыры”н беренче башкаручы - композитор Ислам Сафинның кызы Ләйсән.

“Нәниләр өчен татарча уенчык китаплар юк дәрәҗәсендә. Бу яктан безгә кытайлардан өйрәнергә кирәк. Аларның сабыйлар китаплары уйный да, җырлый да, әкият тә күрсәтә. Безнең Татарстан китап нәшрияты да Кытайда берничә балалар китабы бастырган иде. Аны үзебездә чыгарырга өйрәнсәк, балаларыбыз сөенер иде”, - дигән теләкләрен белдерде шагыйрә.

Лиана Әмирханова – 1999 елдан Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100