news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Әдәби фестиваль Нобельнең туган ягы – Швециянең Стокгольм шәһәрендә уздырылган.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ"). Нобельнең туган ягы – Швециянең Стокгольм шәһәрендә IV Халыкара китап форумы һәм әдәби фестиваль - Open Eurasian Literature Festival & Book Forum (OEBF-2017) уздырылды. Аны Евразия иҗади гильдиясе һәм «Hertfordshire Press» (Лондон) нәшрият йорты гамәлгә куйды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. Хәбәрдә конкурс финалына чыккан башкорт язучысы Марсель Сәлимовның  китабы  - "Прорыв года" махсус премиясенә лаек булуы турында әйтелә. 

"OEBF-2017" форумында дөньяның 14 иленнән 300 гә якын язучы, журналист, рәссам, артист һәм галим катнашкан. Алар арасында шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех тә бар. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының Инстаграм битендә хәбәр ителә. Ленар Шәех, «Кече проза» номинациясендә 2 нче урын яулап, «Open Eurasia-2017» конкурсының Гран-Приена лаек булган.

“Швециянең Стокгольм шәһәрендә "Open Eurasia-2017" конкурсына нәтиҗә ясадылар. Дүрт төр - “Рәсем”, “Видеофильм”, “Тәрҗемә” һәм “Әдәби әсәр” номинацияләре буенча дөньяның 8 иленнән 20 конкурсант катнашты. Алар арасында шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех тә бар! Ул, "Кече проза" номинациясендә 2 нче урын яулап, "Open Eurasia-2017" конкурсының Гран-Приена лаек булды!" , диелә Ленар Шәех фотосы янындагы хәбәрдә.

  Башкорт язучысы Марсель Сәлимов Ленар Шәех белән Стокгольм китап форумында.

Нәшрият, Ленар Шәехны зур бүләк алуы уңаеннан котлап, аңа иҗади уңышлар тели һәм Ленарның китапларын www.tatkniga.ru сайтында "Библиотека" бүлегендә бушлай уку мөмкинлеге барын хәбәр итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100