news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Илсөяр Иксанова: Бала телле булып тумый, аны әти-әнисе телле итә

Шагыйрә бүген Арча көллиятендә студентларга үткәргән дәрестә балалары, оныклары белән татарча сөйләшмәгән ата-аналарны тәнкыйтьләде.

(Арча, 10 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген бер төркем татар шагыйрьләре һәм Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев Казан артының милли кадрлар әзерләү үзәге - Арча педагогия көллиятендә дәрес бирде. "Укытучылар" әлеге дәрескә җитди әзерләнгән, аларга 45 минут вакыт җитмәде.

"Түгәрәк уен" журналы мөхәррире, шагыйрә Илсөяр Иксановага физкультура укытучылары әзерләнүче төркем алдында чыгыш ясарга туры килде. Ул үзенең курсташы Фәридә Гайфуллинаны алыштырды. Дәреснең кереш өлешендә ул, үзенең мәктәп елларына кайтып, физкультурага артык әһәмият бирмәвен, әмма чиреккә "2"ле чыкканнан соң, әлеге фәнгә җитди каравын искә төшереп сөйләде. "Сез нинди сынаулар аша узып, студент булуыгызны белдек", - дип тә әйтте ул. Искәртеп узыйк, көллият директоры Гөлнара Гарипова "иң зур конкурс физкультура укытучылары әзерли торган бүлеккә", дигән иде.

Илсөяр Иксанова "Әдәбият - тел, милләт сакчысы" темасына багышланган дәрестә, укучыларга тормыштан алынган мисаллар китерде. "Күптән түгел театрга бардым. 25-30 яшьләр тирәсендәге бер ханым әнисе белән сөйләшеп тора. Яннарында 3-4 яшьлек кечкенә генә кызчык. "Бар әле, комачаулама",- ди әнисе аңа русча. Аптырап киттем. "Сезнең балагыз татарча белми мени?" - дидем. "Юк", - диләр. Ничек инде? Бала бит тел белеп тумый, телгә булган мәхәббәт аның геннарына салына, ә баланы әти-әнисе телле итә", - дип белдерде шагыйрә.

Илсөяр Иксанова дәрес вакытында балалар, оныклар белән русча сөйләшү мисалларын китерде. Шулай ук укытучыларга мөрәҗәгать итеп: "Татар телен гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә саклау бурычы турыдан-туры, сезгә, булачак укытучыларга йөкләнә",- дип билгеләп үтте.

Искәртеп үтик, бүген Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге - Арча педагогия училищесында "Шагыйрь дәрес бирә" республикакүләм белем бирү проекты бара. Быел ул өченче тапкыр оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100