Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шагыйрь Газинур Морат әдәби әсәр язарга бирелгән гранттан баш тарту сәбәбен аңлатты
ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләр конкурсының гомуми суммасы 15 млн. сум
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләр конкурсында ни өчен катнашырга баш тартуын аңлатты. Бу хактагы борчылуларын «Татар-информ» белән бүлеште.
«Мин башта кызыккан идем. Очлап та чыга идем инде. Ләкин иртән торгач та, кич ятканда да шул хакта гына уйлап йөри башладым. Каушап калдым, йокым качты. Мин болай да ике аягым белән казна эшенә береккән бит, ике кулымны да бәйләп куясым килмәде. «Ач тамагым, тыныч колагым» дидем дә, баш тарттым», — дип аңлатты ул.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләр конкурсында катнашып алты язучы — 500 мең сумлык, 20 язучы 100 мең сумлык, 20 язучы 50 мең сумлык грант отты. ТР Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган мәгълүматларга караганда, 100 мең сумлык грант алучылар исемлегендә булса да, Газинур Морат гариза язып конкурста катнашудан баш тарткан.
«Өйдә генә утырып эшли торган профессиональ шагыйрьләр өчен бик кирәк ул грант. Уйладым-уйладым да, баш тартырга булдым. Сәбәбе шул гына. Тәвәккәллегем җитмәде. Алла бирсә, алга таба булыр әле», — диде Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләүче шагыйрь Газинур Морат.
- Грантлар конкурсында катнашучылар әсәрләрен май аенда тапшырырга тиешләр.
- Конкурс буенча иҗатчыларга барлыгы унбиш млн. сум грант бирелә. Барлыгы унике номинациядә грантлар тапшырыла. Бу турыда «Интертат» тулырак итеп язып чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз