news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның “Әгәр мин янмасам” китабының икенче томы чыкты

Район тарихы белән ачылган китапта аның күренекле якташларына багышланган очерклары, кыска юмористик хикәяләре, афоризмнары урын алган

 (Балтач, 13 сентябрь, Татар-информ”, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова). Татарстанның Балтач районында яшәүче шагыйрь һәм публицист Гарифҗан Мөхәммәтшинның 2008 елда нәшер ителгән “Әгәр мин янмасам...” исемле китабының шушы көннәрдә икенче томы басылып чыкты, дип яза төбәкнең “Хезмәт” газетасы.

Бу китап якташ әдибебезнең районыбыз тарихын бәян иткән күләмле язмалары белән ачыла. Китапка шулай ук аның күренекле якташларыбызга багышланган һәм төрле елларда республикабыз газета-журналларында басылган җылы очерклары бирелгән, әдипнең тормышын, төрле еллардагы эшчәнлеген, иҗатын тасвирлаган язмалар, уйланулар, фикерләр, котлаулар урын алган. Китапны авторның кыска юмористик хикәяләре, афоризмнары йомгаклый. Язмаларның һәрберсе фактик мәгълүматларга, истәлекләргә бай – аларның кыйммәте дә әнә шунда, диелә яңа китап турында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot