news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Гәрәй Рәхим “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде

Әлеге бүләкне ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулларыннан кабул итеп алды.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхимгә “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды. Әлеге бүләкне ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулларыннан кабул итеп алды.

“Россиядә бүген, бөтен төбәкләрендә диярлек, язучылар дәүләт ярдәменнән мәхрүм. Бердәнбер безнең Татарстанда шул изге эшне без дәвам итәбез. Бездә Татарстан Язучылар берлеге таркалмады, эшли. Билгеле инде, моңа дәүләт җитәкчеләре бик нык ярдәм итте. Шуңа без аларга бик зур рәхмәтле. Мине әлеге медаль белән бүләкләүләре дә шуны раслый: әдәбиятебезгә, сәнгатебезгә зур игътибар бирелә”, - диде шагыйрь “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.

Ул үзенең 30 китап авторы булуын, хәзер дә иҗат итүдән туктамавын да ассызыклады. Моңа дәлил итеп, Гәрәй Рәхим тиздән үзенең иң яхшы шигырьләре тупланган китап дөнья күрәчәген хәбәр итте.

"Табылдыклар өстәле” дип исемләнгән китабыма 55 ел дәвамында иҗат иткән иң яхшы шигырьләрем тупланачак. Мин әлеге басманы иҗатымның нәтиҗәсе дип саныйм. Китап Татарстан китап нәшриятендә кыгачак һәм китап кибетләренә дә таратылачак”, - диде шагыйрь.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100