Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шагыйрә Гөлнур Корбанованың китабы чуваш теленә тәрҗемә ителде
Ул балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә, башлангыч сыйныф укытучыларына ярдәмлек булып тора
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Шагыйрә Гөлнур Корбанованың "Аю булу кыенмы?" китабы чуваш теленә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәләр җыентыгы Чуваш китап нәшриятында дөнья күрде. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган әлеге китапта хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында табышмаклар һәм шигырьләр – барлыгы 62 әсәр урын алган. Китап балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә, башлангыч сыйныф укытучыларына, шулай ук балалары өчен күңелле ял оештырыга теләгән ата-аналарга ярдәмлек булып тора.
Китапны тәрҗемә итүче – әдип Николай Ижендей. Ул укучыларга фәлсәфи-шигъри, проза, балалар өчен язылган күп санлы әсәрләр авторы буларак билгеле. Аның "Суралман ача сасси" ("Карындагы бала тавышы") поэмасы күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән һәм чуаш мәктәпләре программасына кертелгән.
Гөлнур Корбанованың "Аю булу кыенмы?" китабы татар телендә 2012 елда Татарстан китап нәшриятында басылган иде. 6 мең тираж белән дөнья күргән әлеге басма укучылар күңеленә бик хуш килде. Китапның рәссамы – Марат Рәхимов, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз