news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрә Фәридә Рәсүлова Ерак Көнчыгышта мөселманча җирләнгән

Мөселманча җирләү турында соңгы сүзне Фәридәнең бертуган абыйсы Илдар Атилла улы Рәсүлов әйткән.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрә, күренекле язучы Атилла Расихның кызы Фәридә Рәсүлова Ерак Көнчыгышта мөселманча җирләнгән

«Ниһаять, Ерак Көнчыгышның Артем шәһәреннән хәбәр килде — бүген, ягъни, 14 гыйнвар көнне язучы Фәридә Рәсүлованы Артём зиратының татар секторына мөселманча җирләгәннәр», дип яза язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова.

Ерак Көнчыгышның Артем шәһәре татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Фәния Хисамовадан килгән хәбәргә караганда, җеназага иллегә якын кеше килгән — татарлар, башкортлар, таҗиклар, үзбәкләр, дагыстанлылар… Җеназа намазын Раушан хәзрәт укыган.

Мөселманча җирләү турында соңгы сүзне Фәридәнең бертуган абыйсы Илдар Атилла улы Рәсүлов әйткән. Ул да Артём шәһәрендә яши икән, әмма ул соңрак кына табылган. Фәридә Рәсүлова бу якларга туганнарын эзләп барып чыккан булган.

«Бу изге эшне кешеләрчә башкарып чыккан өчен Ерак Көнчыгышның татар-башкорт оешмасына зур рәхмәтләремне әйтәм. Аерата Фәния ханымга зур рәхмәт — Ерак Көнчыгышта яшәүче татар- башкортларның Корт Анасы ул! Бөтенесен җыеп, берләштереп тора — туганын да, үлгәнен дә… Читтә шуннан башка мөмкин дә түгел», — дип яза Фәүзия Бәйрәмова.

Фәридә Атилла кызы Рәсүлева 1948 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә туа. Аның әтисе – танылган прозаик Атилла Расих, әнисе Зәкия ханым – шулай ук язучы, мөгаллимә. Ф.Рәсүлева 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot