Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шагыйрь Булат Ибраһим драматургия һәм прозада яшь иҗатчылар аз дип саный
Яшь иҗатчыларның күбесе 30-40 яшькә җиткән, диде шагыйрь.
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Драматургия һәм прозада яшьләр бармак белән генә санарлык. Әлеге фикерне Казанның Бакый Урманче музеенда әдәбият сөючеләр катнашында узган очрашуда шагыйрь Булат Ибраһим әйтте.
“Шигърияттә яшь көчләр бик күп. Кызганыч, прозада алар бармак белән генә санарлык. Күбесе 30-40 яшькә җиткән. Драматургиядә дә яшьләр сирәк. Әдәбиятны халыкка ирештерүнең иң үтемле юлы – театр. Шуңа күрә драматургиягә яшьләр күбрәк тартылсын иде”, - диде ул.
- Булат Ибраһим - ТР Язучылар берлеге әгъзасы. “Балык теле”, “Шагыйрь”, “Безнең эзләр” китаплары авторы. “Йолдызлы билет” халыкара премиясе лауреаты, “Иделем акчарлагы–2009” конкурсының “Гран–при” иясе, “Таян Аллага” бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты (2011), Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия иясе (2012, 2013 ел).
Шагыйрь үзенең иҗаты аша укучыларга бүгенге көн проблемаларын, милләт һәм татар теле язмышы хакында уйлануларын җиткерә.
“Мин милләт, татар халкы, ана теленең югарылыгы һәм бөек көченә багышлап шигырьләр иҗат итәм. Сәяси яктан үземне тыелган шагыйрьгә санамыйм, мин ирекле. Кая гына чыгыш ясасам да, киеренке хәлләргә очраганым булмады”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз