news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Булат Ибраһим ана теленең көчен халыкка җиткерүне максат итеп куйган

Казанның Бакый Урманче музеенда яшь шагыйрь әдәбият сөючеләр белән очрашты.

Шагыйрь Булат Ибраһим ана теленең көчен халыкка җиткерүне максат итеп куйган
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Бакый Урманче музеенда яшь шагыйрь Булат Ибраһим әдәбият сөючеләр белән очрашуда ана теленең көче турында сөйләде. Шигырьләрендә моны халыкка җиткерүне максат итеп куйган. 

"Минем шигырьләрем татар халкы, ана теленең югарылыгы һәм бөек көченә багышлана. Шагыйрь кешенең күңеле тынгысыз дулкын кебек: ул гел җил сорый. Аның ярларга бәрелеп, шунда үз бизәкләрен калдырасы килә. Кешеләр, ул бизәкләрне күреп, үзләренә рухи азык, күңел тынычлыгы алсын иде”, - диде ул.

Шагыйрьгә изге теләкләр җиткерүчеләр күп булды. Ләкин очрашуга күбрәк өлкән буын вәкилләре килгән. Яшьләр аз иде.

“Бу чарада өлкән буын вәкилләренең күп булуы, яшьләр шигырь яратмый дигән сүз түгел. Хәзер яшьләр акча эшләү белән мәшгүль. Күбесе эштә булганга күрә вакытлары булмаска мөмкин. Минем иҗатымны яратучылар арасында яшьләр дә бар”, - диде шагыйрь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100