Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шагыйрә Алинә Хәбибуллина: Иҗат итүдән туктасам, язучылар алдында оят булыр иде
«Безгә зур җаваплылык йөкләнә, өметләрне аклыйсы килә», — ди Саҗидә Сөләйманова премиясе стипендиаты.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиаты, КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Алинә Хәбибуллина киләчәктә язудан туктаса, стипендия тапшырган язучылар алдында кыен, оят булыр иде дигән фикердә.
«Стипендиатларның исемнәрен киләчәктә дә ишетәчәксез, диделәр. Өметләрне аклыйсы килә. Безгә зур җаваплылык йөкләнде. Нинди генә бәйге булмасын, ул барыбер иңнәргә канат куя. Танылган язучылар белән күрешү, әдәбият дөньясында кайнау үзенә күрә күңелгә рәхәтлек бирә. Киләчәктә әдәбият дөньясына тирәнрәк керү өчен бу бик зур этәргеч», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Яшь шагыйрә стипендиат булуны зур горурлык, дәрәҗә дип атады. «Бу безнең өчен көтелмәгән яңалык булды. Бик теләп килдек. Дәрәҗәле узды. Курс эшемне КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллинадан язам, ә ул диссертациясен нәкъ менә Саҗидә Сөләйманов иҗаты буенча яклаган булган», — дип өстәде ул.
«Нәкъ менә шуңа күрә Саҗидә Сөләйманова шигърияте миңа аеруча якын. Аның шигырьләр җыентыгы һәрчак үзем белән сумкамда йөри», — диде Алинә Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз