news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрь Алексей Сурковның юбилее билгеләп үтелә

Чистай дәүләт музей-тыюлыгында әдәби очрашу оештырыла

 (Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Бүген, 16 октябрь көндезге 2 дә, “Укытучылар йорты” (“Дом учителя”) Чистай дәүләт музей-тыюлыгында “Алексей Сурковның хәрби юллары буйлап” дип аталган әдәби очрашу уздырыла. Чара шагыйрьнең тууына 115 ел тулуга багышланган. 

Алексей Сурков — “ Землянка” (“Бьётся в тесной печурке огонь…”; К. Листов музыкасы, 1941 ел), “Песня смелых” (В. Белов музыкасы, 1941ел), “Песня защитников Москвы” ( Б. Мокроусов музыкасы, 1942 ел) һ.б. авторы.

Әдәби очрашуда катнашучыларга шагыйрьнең китаплары һәм аның иҗатына багышланган басмалар тәкъдим ителәчәк. Авторның үзе башкаруында аудиотасмага яздырылган шигырьләрен тыңлау да планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot