news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрә Александра Кашина Василий Аксенов музеена иҗат кичәсенә чакыра

Физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, кызның иҗади киңлеге, хыяллары чиксез...

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген сәгать кичке 4тә Казандагы В.П.Аксенов музей-йортында (К.Маркс ур., 55/31) яшь шагыйрә Александра Кашинаның иҗат кичәсе башланачак. Физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, коляскада гына хәрәкәт итә алса да, Казан кызының хыялларына чикләр юк, иҗати киңлеге иркен. Үзен хөрмәт итеп килгән кунакларына ул тезмә әсәрләрен, күңел түрендә йөрткән сүзләрен җиткерергә җыена. Иҗат кичәсендә шагыйрәнең «Глядя на Вас» дип исемләнгән китабы да тәкъдим ителәчәк.

 Искәртеп үтәбез: Александра Кашина – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Филантроп» халыкара премиясе лауреаты, «Преодоление. За гранью возможного» махсус дипломы иясе. 


news_right_1
news_right_2
news_bot