Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шаһитлар Түбән Камада яшүсмернең хатын-кызга ташлануын видеога төшергән
Түбән Кама полициясендә килеп чыккан факт буенча тикшерү үткәрелә.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Шаһитлар Түбән Камада яшүсмернең спорт мәйданчыгында хатын-кызга ташлануын видеога төшергән. Бу инцидентның видеоязмасын кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.
Кадрларда мәйданчыкта хатын-кыз һәм яшүсмернең югары тонда сөйләшүләре күренә. Күпмедер вакыттан соң үсмер малай хатын-кызның чәчләренә ябыша һәм берничә тапкыр йодрыгы белән сугарга омтыла.
Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларга караганда, низаг яшүсмернең әлеге хатынның баласыннан акча таләп итүе аркасында килеп чыккан.
«Татар-информ»га хәбәр итүенчә, Түбән Кама полициясендә әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. «Бу факт буенча тикшерү башланды, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз