news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шаһитлар Әлмәт янындагы һәлакәтне видеога төшергән

“Гранта” автомобиле юлга аркылы борылган, аның ишекләре салон эченә кергән, 10нчы модельле “Лада” юл кырыена төшеп киткән.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Шаһитлар Әлмәт янында булган һәлакәтне видеога төшергән. Авария шаһитлары социаль челтәрләрдә һәлакәт урыныннан фотолар һәм видеоязма урнаштырды.

Фотода “Лада Гранта” һәм 10нчы модельле “Лада” автомобильләре катнашында һәлакәт булуы күренә.

Көчле бәрелешү аркасында, “Лада” юлдан кырыйга кереп киткән һәм җимерелгән.

“Гранта” автомобиле юлга аркылы борылган, аның ишекләре салон эченә кергән.

Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен һәм зыян күрүчеләрне ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot