news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шаһитлар Чаллы янындагы янгынны видеога төшергән

Урында ачыкланганча, мунча һәм гараж түбәсе яна.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар Чаллы шәһәре янында Круглое Поле бистәсендәге зур янгынны видеога төшереп алган. Видеода шәхси йорт түбәсе астыннан куе төтен чыгуы күренә.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 14.37 сәгатьтә килгән.

Урында ачыкланганча, мунча һәм гараж түбәсе яна. Янгын 30 кв метр мәйданга зыян китергән. Зыян күрүчеләр юк.


news_right_1
news_right_2
news_bot