news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеена багышлап, Кукмарада очрашу була

Кукмара мәдәният йортында танылган эзтабар язучыга багышланган “Яшьлегемә кире кайтыр идем...” кичәсен оештыралар.

Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеена багышлап, Кукмарада очрашу була
Султан Исхаков

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 24 мартта Кукмара район мәдәният йортында танылган эзтабар язучы Шаһинур Мостафинга багышланган “Яшьлегемә кире кайтыр идем...” дип исемләнгән әдәби очрашу була. Бу хакта “Татар-информга” Татарстан Язучылар берлегеннән хәбәр иттеләр.

Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган әдәби кичә күптән түгел генә туган ягы Мамадышта узган иде. Шаһинур Мостафин өчен Кукмара төбәге дә ят түгел. Ул ”Хезмәт даны” дип аталган Кукмара район газетасында 13 ел (1970 – 1983) хезмәт куйган, районның каләмле яшьләрен туплаган әдәби берләшмәне җитәкләгән.

Кукмарадагы очрашуда Казаннан һәм Кукмара белән чиктәш Киров өлкәсеннән дә кунаклар – драматург, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, тел галиме Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Газинур Морат, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифә Рахман, Рифат Җамал, Мәрзия Мухина, прозаиклар Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Заһид Мәхмүди, Киров өлкәсе татарлары оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов, Киров өлкәсендә чыгучы “Дуслык” газетасы журналисты Шәмсия Хәлимова һ.б. катнашачак.

Башлана 13:00 сәгатьтә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы редакциясе Шаһинур Мостафин белән әңгәмә оештырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100