news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шаһинур Мостафин белән якташлары очрашу оештыра

Гомере буе татар батырларын барлаган эзтабар язучыны якташлары олылап, Мамадышта кичә оештыра.

Шаһинур Мостафин белән якташлары очрашу оештыра
Александр Эшкинин

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 17 февральдә Мамадыш районы мәдәният йортында 13:00 сәгатьтә эзтабар язучы-тарихчы, прозик, шагыйрь, журналист Шаһинур Мостафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә халыкара премияләр лауреаты Шаһинур Мостафин үзе хәбәр итте.

“Якташларым минем юбилеем хөрмәтенә махсус программа әзерли, - ди Шаһинур Мостафин. - Кичәдә якын туганнарым, иҗатташларым булачак, шулай ук Казаннан да язучылар кайтачак. Гомер буе юлда булдым, татар батырларын барладым. Якташларымның һәрвакыт терәген тоеп иҗат иттем. Якташларым батырлыгы белән гомерем буе горурланып яшим. Минем өчен бу очрашу бик мөһим”.

2017 елда Ш.Мостафин “Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины” дигән мактаулы исемгә лаек була. Районның Төбәкне өйрәнү музеенда да көчле рухлы затлар нәсел-токымыннан булган эзтабар әдипнең һәм шагыйрьнең үткән тормыш юлын, күп тармаклы иҗади эшчәнлеге яктыртучы экспонатлар байтак. Биредә шулай ук күренекле скульптор һәм язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альфрет Абдрәшитов иҗат иткән Ш.Мостафин бюсты да урнаштырылган.

Исегезгә төшереп узабыз, 12 февраль көнне олпат язучы Шаһинур Мостафинга 70 яшь тула. “Мине олуг әдәбият мәйданына каһарман шагыйрь Муса Җәлил алып керде, - ди Шаһинур Мостафин. - Батырларны эзләүгә, аларга мәдхия җырлауга өндәде. Шуңа күрә дә гомерем буена Батырлыкка һәм Матурлыкка гашыйк булып яшим”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100