Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шәймиевнең Путин һәм Миңнеханов белән очрашу видеосы барлыкка килде
Путин Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә кичә республиканың дин әһелләре белән очрашуы турында сөйләде.
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Интернетта Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең бүгенге очрашу видеосы барлыкка килде. Дәүләт башлыгы хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы Шәймиевкә сәламәтлек теләде һәм Татарстан дин әһелләре белән кичәге очрашуы турында сөйләде.
Ролик YouTubта “Беренче канал” рәсми аккаунтында урнаштырылган.
“Владимир Путин Минтимер Шәймиев белән Болгар ислам академиясе турында сөйләшкәндә: "Күңелем бик шат. Без планлаштырганча, барысы да матур һәм үз вакытында бара. Яхшы кадрлар килә, кешеләр анда укыйлар инде. Билгеле, проектны ничек киңәйтү турында уйлаячакбыз. Мин Уфада булдым, анда да академия төзелә, Кавказда да бар. Бу үзәк, билгеле, уникаль”, — дип билгеләп үтте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз