news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев туган телләрне саклау проблемалары буенча даими комиссия төзергә тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады.

Шәймиев туган телләрне саклау проблемалары буенча даими комиссия төзергә тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган телләрне өйрәнү һәм саклап калу проблемалары буенча даими комиссия булдыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында белдерде.

«Әйдәгез, абруйлы кешеләр составыннан туган телләрне өйрәнү һәм саклап калу проблемалары буенча даими гамәлдә булган комиссия булдырыйк, — дип мөрәҗәгать итте Шәймиев Дәүләт Советына. — „Ятып калганчы, атып кал“ дигән сүз миңа бу очракта ошамый. Без моны матур итеп, асылына китереп, хокукый яктан, башка яктан алып барырга әзербез».

Дәүләт Киңәшчесе бу мәсьәләләрдә Татарстанның маяк булырга тиешлеген ассызыклады. «Маяк — фарсы сүзе икән, май як дигән сүздән. Диңгездә ул заманда нәрсә белән яктыртып була, маймы ул, нәрсәме… Диңгезне ерып карале син, яктыртырга кирәк бит аны. Без бу сорауларда маяк булырга тиеш», — диде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең тәкъдимен хуплады. «Эшче төркем буламы, комитетмы — моны хуплыйм. Бу эшне Марат Готович (Әхмәтов — ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары — Т.И. искәрмәсе) җитәкләвен сорыйм. Бу „авырткан“ нокта. Безгә бу юл картасын узарга кирәк. Бу эшне үткәрербез дип ышанам», — диде.

Минтимер Шәймиев Марат Әхмәтовның кандидатурасын куәтләде. Аның укытучылар гаиләсеннән чыккан җаваплы, һәркайда да яхшы эшләүче кеше булуын билгеләп узды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100