news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Татарстан Россия субъектларына туган телләрне саклау юлын күрсәтә ала

Республика күптелле белем бирү комплекслары һәм башка белем бирү ысулларының үрнәген Россия төбәкләрендә таратырга әзер.

Шәймиев: Татарстан Россия субъектларына туган телләрне саклау юлын күрсәтә ала
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан туган телне саклау һәм үстерү буенча шактый тәҗрибә туплады һәм Федерациянең башка субъектлары белән тәҗрибә уртаклашырга әзер. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышында шундый белдерү белән чыгыш ясады.

«Без туган телләрне өйрәнү, саклау буенча милли республикаларда тупланган проблемаларны карарга әзер. Безнең материал, исбатлау базасы бар һәм илебезнең уңышлы үсеше өчен нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез», — диде Минтимер Шәймиев.

Телләрне саклау һәм үстерү өчен мөһим инструментларның берсе булып күптелле белем бирү мәктәпләре тора ала. Татарстанда мондый төрдәге беренче белем бирү комплексын 2020-2021 уку елына ачарга планлаштыралар. Мондый мәктәпләр бер үк вакытта шәһәрләрнең матди-техник базасын яңартырга һәм мәктәп укучыларына белем бирүгә заманча якын килүне тәэмин итәргә ярдәм итә.

«Ни өчен без күптелле белем бирү мәктәпләренә алындык һәм проект Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов] тарафыннан хупланды? Нидер эшләргә кирәк бит, юллар табарга кирәк. Дөнья, балаларны тәрбияләүгә карата белем бирү алымнары кебек үк, үзгәрә. Хәзер мәгариф — ул тәрбия һәм гореф-гадәтләрне саклау, ә ахыр чиктә бу мәдәният», — дип искәртте Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Мәгариф өлкәсендә республика мәнфәгатьләрен Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатьтә чагылдыру турында карар кабул ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100