Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты
Консул Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты. Консул Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый. Бу турыда Татарстан Президенты порталында хәбәр ителә.
- Әхмәт Садык Доган -1996 елда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ачылганнан соң, унберенче Генконсул.
Төркия Генераль консулы әйткәнчә, аның өчен Татарстанда, Россия Федерациясендә эшләү зур горурлык. «Эшләү дәверендә мин Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен барысын да эшләргә тырыштым, барыннан да элек, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләргә һәм мәдәни багланышларга зур әһәмият бирдем», - диде ул.
Әңгәмә барышында соңгы ел ярым эчендә аеруча әһәмиятле уртак вакыйгалар билгеләп үтелде, төрки халыкларның мәдәни-тарихи мирасын саклап калуның кайбер проблемалары, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләре кузгатылды.
Минтимер Шәймиев Әхмәт Садыйк Доганга Татарстанда күпкырлы уңышлы эшчәнлеге һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дипломатик эшчәнлектә уңышлар теләде.
Ул Минтимер Шәймиевкә татар һәм төрек халыклары арасындагы мәдәни элемтәләрне үстерүдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз