news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев Путинга Россия Президентының фамилиясе күрсәтелгән хәйриячеләр китабын бүләк иткән

12 февральдә Владимир Путин торак шартларын яхшырту буенча РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашу өчен Татарстанга килеп китте.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Виктория Елфимова). Республиканың беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев дәүләт башлыгы Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуында Владимир Владимировичка хәйриячеләр китабы тапшырды. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге өч яклы килешү кысаларында Минтимер Шәймиев «Яңарыш» фонды эшчәнлеге турында сөйләде һәм Владимир Путинга хәйриячеләр китабын бүләк итте. Әлеге китапка Владимир Владимирович Путинның фамилиясе дә кертелгән», - диде ул.

Шул рәвешле, РФ Президентына «Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар шәһәре» комплекслы проектын гамәлгә ашыруга ярдәм иткәне, дөньякүләм һәм универсаль кыйммәткә ия тарихи-мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызуга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерделәр, диде Галимова.

  • 12 февральдә Владимир Путин торак шартларын яхшырту буенча РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашу өчен Татарстанга килеп китте. Шуннан соң ул Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Владимир Путин шулай ук республика үсешенә даими өлеш керткәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100