news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев полилингваль белем турында: Бер кул селтәве белән җиңеп чыга торган мәсьәлә түгел

"Туган телне саклап, рус телен яхшы белеп, шул ук вакытта чит телләргә дә мөмкинлек ачарга тиешбез", - ди Дәүләт Киңәшчесе.

Шәймиев полилингваль белем турында: Бер кул селтәве белән җиңеп чыга торган мәсьәлә түгел
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда полилингваль белем бирү системасын булдыру бер кул селтәве белән генә җиңеп чыга торган мәсьәлә түгел, дип белдерде Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта.

"Замана үзгәрә, аның белән җәмгыять тә үзгәрә. 90нчы елларда үзгәртеп кору елларыннан башлап, белем бирү өлкәсендә замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләүдә уңышларыбыз зур, ләкин белем бирү бик катлаулы өлкә. Шуңа күрә эшлисе эшләр күп, проблемалар көннән-көн өстәлә генә бара", - ди Шәймиев.

"Шушы үзгәрешләрне тоеп, дөньяда нинди белем бирү системалары бар - боларның барысын да ныклап өйрәнеп эшләргә кирәк. Менә шулай тотындык, бу бер кул селтәве белән генә җиңеп чыга торган мәсьәлә түгел. Зур сабырлык, барыбыздан да тырышлык сорый", - диде ул.

"Туган телне саклап, рус телен яхшы белеп, шул ук вакытта чит телләргә дә мөмкинлек ачарга тиешбез. Балаң телне белсә, дөнья ачык бит хәзер. Дөнья педагогик мөкинлекләрне шулай кулллана: бала чит телләрне ничек күп белгәнен сизми дә кала", - дип саный Дәүләт Киңәшчесе. 

Матбугат очрашуы Хөкүмәт йортында Татарстанда полилингваль белем бирү комплексларын булдыру темасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән киңәшмәдән соң узды.

  • Беренче этапта республикада Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә 6 полилингваль комплекс төзү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100