news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Миңнехановның инаугурациясе тантаналы һәм эчкерсез булды

Республиканың беренче Президенты әлеге тантананың гомергә истә калырлык булуын билгеләп үтте.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2010 елда Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасына керешүе турында хатирәләре белән уртаклашты.

 «Мин үз вәкаләтләремне куанып һәм бөтен халык каршында лаеклы һәм тәҗрибәле җитәкче Рөстәм Нургалиевичка тапшырдым, республиканың яңа Президенты барлык бурычларны да хәл итә алачагына ышандым. Һәм без ялгышмадык. Тормыш Рөстәм Нургалиевичның чыннан да безнең ышанычны аклавын күрсәтте», - дип белдерде Минтимер Шәймиев «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында.

 Республиканың беренче Президенты әлеге тантананың гомергә истә калырлык булуын билгеләп үтте.

 «Минем карашымча, инаугурация тантаналы гына түгел, эчкерсез дә булды. Мин Рөстәм Миңнехановны тәбрикләп, аңа хәер-фатихамны биргәндә Габдулла Тукай шигыреннән өзек һәм Николай Карамзин сүзләрен китердем. Чыгышымны „Мы можем! Без булдырабыз!“ дигән традицион шигарь белән төгәлләдем», - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

 Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәрип улына республиканың иң югары бүләген - «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденын һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

 «Чәчәкне кабул итеп алгач, мин тантана тәртибен боздым – борылдым һәм залга төшеп киттем. Хәләл җефетем Сәкинә янына килеп, аңа „Кадерлем, миңа түзгәнең өчен рәхмәт“ дигән сүзләр белән чәчәк бәйләмен тапшырдым», - дип сүзен төгәлләде Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100