news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев Мәскәүдә Россия Хезмәт Герое медальләрен тапшыру тантанасында катнашты

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе 2017 елда Россия Хезмәт Герое Алтын йолдызына лаек булды.

Шәймиев Мәскәүдә Россия Хезмәт Герое медальләрен тапшыру тантанасында катнашты
kremlin.ru

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Кремльнең Екатерина залында Россия Президенты Владимир Путин үткәргән Россия Хезмәт Герое медальләрен тапшыру тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2017 елда Россия Федерациясе Хезмәт Герое Алтын йолдызына лаек булган Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай ук бүгенге тантанада катнашты», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан Владимир Путин дәүләт һәм халык алдында аерым казанышлары өчен Россиянең биш кешесенә «Россия Федерациясе Хезмәт Герое» алтын медальләрен тапшырды.

Дәүләт башлыгы кулыннан мактаулы бүләкләрне «Южморрыбфлот» АҖ кораллану сәнәгате һәм такелажы юнәлеше җитәкчесе Сергей Антонов, Инская тимер юл станциясенең сортировкалау буенча кизүчесе Ольга Бочкарева, «Красное Сормово» заводы генераль директоры киңәшчесе Николай Жарков, Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры артисты Василий Лановой һәм язучы, Адыгей Язучылар берлеге идарәсе рәисе Исхак Машбашев алды.

Россиянең Хезмәт Герое исеме 2013 елның мартында билгеләнгән һәм ул дәүләт, иҗтимагый һәм хуҗалык эшчәнлегендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән, илнең социаль-икътисади үсешенә, шул исәптән сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән өчен бирелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100