news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россияне төрле яклап ныгытуга йөз тота

Төп закондагы барлык нигезләмәләр, шул исәптән халыкларны һәм туган телләрне саклау да бернинди тайпылышсыз үтәлергә тиеш.

Шәймиев: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россияне төрле яклап ныгытуга йөз тота
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Федерациясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр тышкы һәм эчке факторларны исәпкә алып, илне төрле яклап ныгытуга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

«Иң мөһиме — Төп закондагы барлык нигезләмәләрнең бернинди тайпылышсыз үтәлүе. Аерым алганда, РФ Конституциясе барлык халыкларның да туган телләрен саклауны гарантияли. Конституция гаранты — безнең Президент һәрчак һәр халык өчен дә туган телнең, ана теленең әһәмиятен билгели», — диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, төзәтмәләр кертелгән Конституция ил Президенты Владимир Путин белән бер дулкында эшләүгә йөз тота, бу хакимиятнең тотрыклы булуына нигез булып тора.

«Тотрыклы хакимият — имин, уңышлы үсә торган ил», — диде Татарстанның Дәүләт киңәшчесе.

  • Гомумхалык тавыш бирү көне 1 июльдә булачак. Татарстанда Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр өчен алдан тавыш бирү 25 июньдә башланачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100