news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: КАМАЗ - халыкның горурлыгы һәм дөньяда иң куәтле машина төзелеше комплексы

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аводта ясалган автомобильләрнең заманча дәрәҗәдә булуын әйтте.

Шәймиев: КАМАЗ - халыкның горурлыгы һәм дөньяда иң куәтле машина төзелеше комплексы
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Чаллы «КАМАЗ» заводы Россия халкының горурлыгы һәм дөньяда иң куәтле машина төзелеше комплексы булып тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев автогигантның 50 еллыгына багышланган бәйрәмдә әйтте.

«Сезнең белән очрашуга чакырдылар. Беләсезме, бик күп сүз әйтәсе килә, әмма хисләр күбрәк. Әйдәгез, уйлап карыйк: 50 ел элек 13 декабрьдә Камада КАМАЗ автомобиль гиганты төзелә башлады. Ул вакытта таш салуда катнашкан кешеләргә хәзер 70 яшьтән дә ким түгел, күбесенә 75 һәм 80 яшь. Алар башлады! Бу совет халкының, бу очракта татар халкының традициясе иде», — диде Минтимер Шәймиев.

Ул предприятие ветераннарын бәйрәм белән котлады һәм оешманың беренче директорларына рәхмәт әйтте.

«Мин сезне чын күңелдән котлыйм, ветераннарга баш иям һәм сәламәтлек телим. КАМАЗ — халыкның горурлыгы, чөнки ул дөньядагы иң куәтле машина төзелеше комплексларының берсе», — диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә предприятие заманча йөк машиналары җитештерә.

«Яңа машиналар искиткеч матур, заманча дәрәҗәдә», — диде Минтимер Шәймиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100