news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәймиев: Ислам динен кабул итүне Россия күләмендә бәйрәм итү — тарихи вакыйга

Бүген «Изге Болгар җыены» узды.

Шәймиев: Ислам динен кабул итүне Россия күләмендә бәйрәм итү — тарихи вакыйга
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Болгарда «Изге Болгар җыены» ачылды. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Россия күләмендә бәйрәм итүнең зур тарихи вакыйга булуын әйтте.

«Соңгы ун елда Болгарда тарихи урыннарны торгызу өчен күп эш эшләнде. Бүгенге көндә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Россия күләмендә бәйрәм итү — искиткеч тарихи вакыйга. Без аны киләсе елда зурлап бәйрәм итәчәкбез. Безгә төрле вакытларны узарга туры килде», — дип сөйләде ул

«Изге Болгар җыены»нда быел Россиянең 72 төбәгеннән килгән 1200 дин әһеле катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot