news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев Болгар ислам академиясен төзү турында: “Вакыт исәбе бездә сәгатьләп билгеләнгән”

Хәзерге вакытта академия комплексының уку һәм торак корпусы түбә астына кергән, аны җәйгә төзеп бетерү планлаштырылган.

 (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашында киңәшмә булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Эшләр график буенча бара. Төзелеш эшләрен җәйгә тәмамлау планлаштырылганга, вакыт исәбе безнең барыбыз өчен дә сәгатьләп билгеләнгән. Хәзер барлык мәсьәләләрне дә хәл итеп, нинди дә булса җитешсезлекләр юкмы, дип тикшерер вакыт җитте. Шушы елларда без үзара аңлашып эшләдек, һәм хәзер дә бөтен ихтыярны, сәләтебезне, талантыбызны кышкы чорга нормаль керү өчен буйсындыра алырбыз дип өметләнәм. Бу академия төзү процессына җәлеп ителгән бөтен структураларга, оешмаларга кагыла”, - диде Минтимер Шәймиев.

Хәзерге вакытта комплексның уку һәм торак корпуслары түбә астына кертелгән. Киңәшмәдә исә биналар бизәлеше, коммуникацияләргә тоташтыру, академия тирәсендә уңайлыклар булдыру, шул исәптән комплекс белән Ак мәчет арасында җимеш бакчасы утырту мәсьәләләре каралды. Шулай ук Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексын төзүдә дә шундый ук мәсьәләләр турында сүз барды.

Бүгенге киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов һәм башка затлар катнашты.

Искәртеп үтик: былтыр 4 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында”гы указы имзаланды. ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән Болгар ислам академиясен төзү буенча чаралар планы расланды һәм шуның буенча оештыру комитеты булдырылды. Быел 21 майда – Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул иткән көнне академия төзисе урынга киләчәк буынга мөрәҗәгать язылган капсулалы истәлек ташы куелды. Болгар ислам академиясе илнең мөселман өммәтенең интеллектуаль элитасын – ислам дине тәгълиматлары магистрлары һәм докторлары әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Анда шулай ук өстәмә белем алу мөмкинлекләре дә булдырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100