news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәймиев Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рашид Әл Нуайми белән очрашты

Гарәп Әмирлекләре делегациясе Татарстанга Россия Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең партнерлык турында декларациясе кысаларында килде.

Шәймиев Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рашид Әл Нуайми белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рашид Әл Нуайми җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация Татарстанга 2018 елның июнендә Россия Президенты В.В. Путин һәм Абу-Даби варисы Мөхәммәд бен Заид Әл Нахайян кул куйган Россия Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең партнерлык турында декларация кысаларында килде.

Декларациядә билгеләп үтелгәнчә, ике ил арасында хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе булып, мәгариф һәм фән оешмалары арасында партнерлык элемтәләрен үстерү тора.

Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рашид Әл Нуайми билгеләп үткәнчә, Татарстанга килү максаты - Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышу. Шулай ук академиядә уку процессын оештыруда хезмәттәшлекне җайга салу, аерым алганда, студентлар өчен уку программаларын әзерләүдә ярдәм күрсәтү.

Бүген алар Болгар ислам академиясе буйлап экскурсиядә булдылар. Кунаклар Болгардан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Доктор Али Рашид Әл Нуайми Академия тыңлаучылары өчен лекция укыды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot