news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Шәймиев: «Адымнар» комплексы – киләчәк мәктәбе моделен булдыру юлындагы маяклар ул

Яшьләргә белем һәм тәрбия бирү – ата-аналар, өлкән буын, җәмгыять һәм дәүләтнең уртак бурычы, дип искәртте Татарстанның беренче Президенты.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары челтәре Татарстанның бай тарихи мирасын сакларга сәләтле буын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шундый фикерен белдерде.

«Без Болгар һәм Зөяне, Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгыздык, Болгар ислам академиясен төзедек. Без үз бурычыбызны үтәгәнбез булып чыга һәм бу тиңдәшсез байлыкны киләсе буынга тапшырабыз. Безнең тарихи мирасның алдагы язмышы яшь буын кулында булачак. Биредә нигезле сорау туа: алар безнең мирасны саклап, киләсе буыннарга тапшыра алырмы? Бу аларга нинди тәрбия һәм белем бирүебезгә бәйле», — диде Шәймиев «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында.

Ул билгеләп үткәнчә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирү — ата-аналар, өлкән буын, җәмгыять һәм дәүләтнең уртак бурычы.

«Без аларның тарихи мирасны саклый алачагына инанырга тиеш. Шунлыктан безнең балаларны шундый итеп тәрбияләргә кирәк ки, алар үзенең генә түгел, башка халыкларның да мирасын белергә тиеш. Шулай ук балаларга күпкырлы белем алу мөмкинлеген бирергә, аларны көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләргә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә 2019 елда республиканың „Яңарыш“ фонды РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә КФУ катнашында рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирә торган полилингваль комплекслар булдыру буенча уникаль проект гамәлгә ашырырга кереште. Мин барлык комплексларны да „Адымнар“ атамасы астында берләштерергә тәкъдим иттем. Мәктәпнең төп фәлсәфәсе — белемгә һәм татулыкка юл. Бу — белемгә, үз мәдәниятеңне аңлауга таба ясалган адымнар», — дип ачыклык кертте Шәймиев.

Һәр белем бирү комплексы балалар бакчасын, башлангыч һәм урта мәктәпне берләштерә. Шулай ук Казанда һәм Чаллыда ике шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәге булдырылачак.

«Әлеге комплекслар — киләчәк мәктәбе моделен булдыру юлындагы маяклар. Аларның төп бурычы, белем бирүдән тыш, яшь буынны милләтара һәм конфессияара татулык рухында тәрбияләү. Глобальләшү чорында бер генә халыкның да исән калу өчен башка юлы юк», — дип искәртте Шәймиев.

Кичә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында «Шәймиев» дигән фильм күрсәтелде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100