news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев: Татар оешмаларында ТНВ Планета да карамагач, нигә кирәк соң ул телевизор?

Васил Шәйхразиев фикеренчә, һәр татар кешесе иртән уянуга "Татар дөньясында ниләр бар икән?" дигән сорау бирергә тиеш.

Шәйхразиев: Татар оешмаларында ТНВ Планета да карамагач, нигә кирәк соң ул телевизор?
Алсу Исмәгыйлева

(Ростов-Дон, 17 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Һәр татар оешмасында "ТНВ-Планета" телеканалы эшләп торырга тиеш. Бүген ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда шуңа өндәде. Очрашу Ростов-Дон шәһәрендә уза.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, һәр татар кешесе иртән уянуга "Татар дөньясында ниләр бар икән?" дигән сорау бирергә тиеш. "Кайбер төбәкләрдә татар оешмасына керәсең, анда телевизор тора. "Нинди каналлар бар икән дип, кабызып җибәрәсең, "ТНВ Планета"ның көйләнмәгән булуы ачыклана. ТНВ Планета да булмагач, нигә кирәк соң сезгә телевизор? - дим. Ул 24 сәгать буе татарлар турында күрсәтеп тора, аны карап барырга кирәк", - диде ул.

Васил Шәйхразиев татар дөньясы яңалыкларын Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтыннан да карап барырга өндәде. Төбәкләрдә тарала торган "Халкым минем" газетасын укып бару да мәгълүмати яктан баетачагын әйтте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100